Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлауларда зур активлык [+фото]

Бүген, 18 сентябрьдә - сабалылар Дәүләт Думасы депутатларын сайлый. Иртәнге 8:00 сәгатьтә Саба районындагы барлык 40 сайлау участогы да рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Сайлаулар халык тормышында һәрвакыт әһәмиятле роль уйнады. Саба районы халкы да сайлауларда актив катнаша. Бүген дә райондашлар тавыш бирүгә иртәдән үк кереште. Бер-берсен бәйрәм белән...

Лесхоз бистәсендәге 2476нчы сайлау участогына беренчеләрдән булып тормыш иптәше Гөлсем ханым белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов та белән килде.
-Сайлаулардан башка тормыш бармый. Райондашлар иртәдән үк актив, чөнки бүгенге сәяси вакыйганың мөһимлеген халык аңлый. Без сайлауларда катнашып Татарстаныбызның һәм, димәк, районыбызның да киләчәген билгелибез. Сайлаулар матур гына үтәр дип ышанам, - дип, үз фикерен белдерде Рәис Нургали улы.
Сайлау комиссиясе рәисе Ринат Билалов сүзләренә караганда, лесхозлылар һәрвакыттагыча зур активлык күрсәтә. "Моңа кадәр сайлауларны бик яхшы үткәрдек. Сайлаучылар да актив катнашып килде. Быел да сәгать 10га 865 сайлаучының 555е тавыш бирде инде. Урамнарда бик күңелле. Клоун булып киенгәннәр йөри, коймак пешә, һәркемдә бәйрәм кәефе", - ди Ринат Билалов..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев