Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таяныр тәҗрибә – аксакалларда

Аның эшендә Саба районы ветераннары җәмгыятенең Әнвәр Гафиятуллин җитәкчелегендәге делегациясе (барлыгы 13 кеше) катнашты.

8 ноябрьдә башкалабыз Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы сугыш һәм хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмалары Республика советының VI хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Аның эшендә Саба районы ветераннары җәмгыятенең Әнвәр Гафиятуллин җитәкчелегендәге делегациясе (барлыгы 13 кеше) катнашты. Бу мәртәбәле киңәшмәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Миңсәгыйрь Шакиров, төрле министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары да килгән иде. Көн тәртибенә республика ветераннар оешмасының 2006-2011 елларда башкарган эшенә хисап, җәмгыятьнең рәисен һәм идарә органнарын кабат сайлау һәм алдагы бишьеллыкка эш юнәлешен тәгаенләү куелган иде.

Конференциядә беренче көн тәртибе буенча хисап доклады белән ТР ветераннарының (пенсионерларның) иҗтимагый оешмалары Республика советы рәисе Рафис Әхмәтҗәнов чыкты. Ул Татарстанда сугыш һәм тыл хезмәте ветераннарының тормыш хәлен җиңеләйтү, торак шартларын яхшырту, дарулар белән тәэмин итү буенча соңгы елларда башкарылган эшләр, республика җитәкчелегенең һәм социаль яклау оешмаларының ярдәме хакында сөйләде.

Делегатларның чыгышларында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә фатирлар биреп бетерү кирәклеге, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту, яшьләр белән элемтәне ныгыту, патриотик тәрбия эшендә өлкән буынны киңрәк файдалану, санаторий һәм круизларга юлламалар бирүдәге җитешсезлекләр һәм башка мөһим мәсьәләләр кузгатылды. Яр Чаллы шәһәре ветераннары советы рәисе Наил Сафин, Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева, Арча муниципаль районы ветераннары советы рәисе Илдус Сәгъдиев һәм башкалар чыгыш ясады, һәркайсы "авырткан" урыннарына басым ясап, төрле проблемаларга тукталды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин докладында, күп кенә өлкән буын вәкилләренең актив булуын, аларның гаилә тормышының иҗтимагый хәрәкәт белән бергә үрелеп баруын билгеләп узды. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев