Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төп игътибарны - җитештерүгә

Узган атнада хисап җыелышлары җаваплылыгы чикләнгән «Туган як», "Алтын Саба-М", "Шытсу" авыл ху­җа­лыгы предприятиесе", "Болгар", "Урта Саба", Саба җәмгыятенең "Сатыш" филиалында, "Кибәче" бүлекчәсендә һәм "Октябрь" җәмгыятьләрендә узды.

«Туган як» жәмгыятендә бел­гечләрнең чыгышлары нигездә узган хуҗалык елында терлекчелек һәм игенчелек тармакларында алынып бетмәгән керемнәрне, тотылган чыгымнарны анализлауга юнәлдерелде. Җитештерелгән продукцияне сатудан 55 миллион сум акча кереме алынган. Шуның 61 проценты терлекчелек тармагына туры килә. Акча кеременең 35 проценты хезмәт хакына бирелгән. Бер кешегә уртача хезмәт хакы 9646 сум туры килә.

"Ел буена дәүләт тарафыннан бирелгән дотацияләр һәм компенсацияләр суммасы 1 сум акча кеременә өстәмә 25 тиен туры килә. Шуның нәтиҗәсендә елны без 1 миллион 233 мең сум файда белән чыктык. Күргәнебезчә, дәүләт ярдәм итмәсә, хуҗалыкны алып бару авыр. Сатып алу бәяләре һаман да бер урында, мәсәлән, сөт бәясе узган ел 1 центнеры 1204 сум булса, быел 1112 сумга калды. Хәзерге вакытта 1 айга 2430 мең сумлык сөт сатабыз, 1300 мең сумлык хезмәт хакы түлибез, ай саен кредит түләргә, салымнар, төрле фондларга взнослар күчереп барырга кирәк. Шуңа күрә җитештерүне арттырып, продукцияне яхшы сыйфат белән сатарга кирәклекне һәрберебез аңлап эшләгәндә генә без хуҗалык булып яши алачакбыз", - дип төгәлләде хисапчы Наилә Гаптерафикова үзенең чыгышын.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Самигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев