Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бездә зур яңалык!
Көн темасы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бездә зур яңалык!

“Саба информ” редакциясе “Саба блогеры” дип исемләнгән яңа медиапроектны башлап җибәрә.

 Соңгы елларда тормышыбызга блогер дигән яңа сүз үтеп керде."Блог" сүзе инглизчәдән «web log», ягъни интернет-көндәлек дигәнне аңлата. Шул  көндәлекне  социаль челтәрләрдә алып баручы  блогер була. Аны шөгыль дип атасаң да ярый. Блогерлык белән мавыгучы интернетта үзенең шәхси битен (аккаунт) булдырып,  текстлар яза, фото һәм видео төшерә, подкастлар яздыра. Һәм шулар аша үз  аудиториясе белән аралаша, төшергәннәре белән уртаклаша. Блогерның эше күпмедер без – журналист хезмәте белән дә охшаш. Алар да халыкка яңалыклар җиткерәләр,  тормышта булган  көндәлек вакыйгалар турында сөйлиләр, катлаулы темаларны аңлаталар.

  Әмма мәгълүматны җиткерү тәртибе генә башкача: блогерның мәкаләсе – пост, репортаж урынында - сторис, интервьюны ул  туры эфир аша оештыра.  “Блогерлык” белән мавыгу безнең райондашларыбызны да читләтеп үтмәде. Сабаның да меңләгән яздыручысы (подписчигы) булган  үз  блогерлары бар. Проектыбызның максаты да – алар белән якыннан танышу, кадр артында калган тормышларын яктырту. Ягъни без тәүлек дәвамында Саба  блогеры янында булып,  аның тормыш рәвешен күзәтәчәкбез. Бу проектка сезнең дә кушылуыгызны сорыйбыз. Блогерлар турында  куелган видео-язмалар астына  иң шәп комментарий калдыручыны махсус бүләк көтә!  Шулай итеп башладык!


Нет комментариев