Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЗАГС хәлләре

Җомга көннәрендә урамнардан туй атрибутлары белән бизәлгән машиналары үткәнен күрү күңелле хәл, әлбәттә. Күпләр аларны, гомергә бергә булсыннар, дип озатып кала. Кызганычка каршы, бу катлаулы тормышта гел алай гына килеп чыкмый шул. Матур гына гаиләләргә дә кайчак "күз тия".

Республикада, мәсәлән, уртача алганда ике гаиләнең берсе таркала икән. ЗАГС бүлеге мөдире З.Әхмәтшинаның әйтүенә караганда, районыбызда хәтта 20-30 ел яшәгәннән соң да аерылышучылар күбәеп киткән. Моның сәбәпләре күп төрле. Кыскасы, кешеләр ЗАГСка язылышу һәм туу турында таныклыклар алу өчен генә килми. Әйтик, таныклыкның "Баланың атасын билгеләү турында" дигәне дә бар. Монысы ЗАГСка, бу бала - минеке, аңа минем фамилия бирелергә тиеш, дип килүчеләргә бирелә. Быел 8 айда әлеге таныклыкны 19 кеше алган. Шушы чорда ялгыз аналарда тәрбияләнүче балалар саны 10га арткан.

Шунысы сөендерә: районыбызда әти-әниләр балаларына Сәйдә, Әмин, Ислам, Мәрьям, Сәет, Самат, Нурислам кебек чын татар исемнәрен күбрәк куша башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев