Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

АЛДАКЧЫ ТОЗАГЫНА КАПМА!

Республикада үзләрен социаль яисә полиция хезмәткәрләре, медицина персоналлары итеп күрсәтүче социаль алдакчылар саны артты.

Алар шушы исемнәр белән йортларга һәм фатирларга килеп керәләр һәм уяулыгын югалткан кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең акчаларын урлап чыгалар. Телефон ярдәмендә кешеләрне төп башына утыртучылар да күбәйде. Алдакчылар беркатлыларны урамда туктатып бозым чыгарырга, каргышны алып ташларга тәкъдим итәләр. Бушка түгел, билгеле, акчага.

Психологик басым ясау алымы да шактый таралган. Мисал өчен, кесә телефоннары аша смс-хәбәрләр җибәрү. Ул көтмәгәндә килеп төшә. Тексты мондый эчтәлектә: "Әни, менә шушы номерга 500 сум акча сал әле. Үзем сиңа шалтырата алмыйм, недоступен, кайткач барысын да аңлатырмын". Билгеле, уйламаганда мондый хат алган кеше югалып кала. Кайберәүләр шунда ук терминалга йөгерә, кызына ярдәмгә ашыга. Ә соңыннан кызның әлеге смс-хатка бөтенләй катнашы булмаганлыгы ачык­лана. Кагыйдә буларак, телефоннан шалтыратучы ялган туганнарның хокук саклау органнары белән проблемалары килеп чыккан була.

Алдакчылар кармагына эләкмәсеннәр өчен район халкын бик сак һәм уяу булырга: таныш түгел кешеләрне өйгә кертмәскә, аларга беркайчан да акча бирмәскә, шәхси тормышыгыз турында ачылып китеп сөйләшмәскә, чит телефоннарга акча салмас­ка, лотереяда отыш турындагы хәбәрләргә, ба­гучыларга ышанмас­ка, үзләрен социаль хезмәткәрләр итеп күрсәтүчеләрнең доку­ментларын сорарга, юлда әйберләрегезне кү­зәтүчесез калдырмас­ка чакырабыз.

Алдау, мошенниклык итү очраклары турында ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Руслан Закиров,

Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендә эшләүче өлкән оператив уполномоченный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев