Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ТАЛӘПЛӘР КАТГЫЙЛАНА

Дуңгызлар арасында Африка чу­­масы авыруының бик тиз таралуы һәм аның зур икъ­тисадый зыян китерүе турында хәбәр иткән идек инде.

Бу авыруның Татарстан­га да үтеп керү куркы­ны­чы яный. Шуның өчен ауланган кыргый кабан­нарның һәркайсы район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә дуң­гызларның Африка чумасы авыруына тик­ше­ре­лер­гә тиеш. Чума авыруы кермәсен өчен кабан дуңгызларын ауларга рөхсәт юридик затларның һәм шәх­си эшмәкәрләрнең вә­каләтле вәкилләренә генә бирелә. Кыргый җән­лекләрне ашату мәйданнарына йорт хайваннарының якын килмәвен, кыргый хайваннарның гәү­дә­ләрен бүлгәләгәндә һәм калдыкларын утиль­ләштергәндә санитар-ги­ги­еник кагыйдәләрнең үтәлүен, Көньяк федераль һәм Төньяк Кавказ федераль субъектлары округларыннан кертелгән про­­дуктларның кабан дуң­гызларына азык буларак файдаланмауларын контрольдә тотарга кирәк.

Р.Вәлиев,

"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев