Киңәшләр
-
Кыш көне кайнар судан йөрәк туктарга мөмкин
Салкында өшеп кергәннән соң, тиз арада җылынам дип, кайнар ваннага керү яисә кулларны, аякларны кайнар су белән юуу сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.
-
Синоптиклар карсыз салкын һава торышының зыяны турында сөйләде
Метеорологлар үсемлекләрне чыршы ботаклары белән капларга, пычкы чүбе сибәргә яки махсус материал белән төрергә киңәш итә.
-
Белгечләр иске смартфоннарны куллануның төрле ысулларын атады
Искергән җайланмаларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин.
-
Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысуллары
Чәй содасы кемнәрнеңдер шкаф киштәсендә еллар буе сакланып, тик ята. Ә кемнәрдер аның файдасын белә һәм йорт-җирендә дә куллана. Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысулларын тәкъдим итәбез.
-
Роспотребнадзор экспертлары антибиотик эчү буенча киңәш бирде
Антибиотикларны нигезсез билгеләү һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә микробларда аларга каршы тору сәләте барлыкка килә.
-
Хөрмәнең зыяны да бар
Көз җитеп, көннәр суыта башлагач, сатуга хөрмә чыга. Сары, кызгылт- сары төсләре белән күзне кызыктырып, базар, кибет киштәләреннән кыш буе да төшми әле ул. Хөрмә сезоны башлангач, мәгълүмат чараларының да аңа игътибары арта. Мәсәлән, федераль телеканаллардагы тапшыруларда да күптән түгел хөрмәгә багышланган сәхифәләр чыкты, табиблар үз киңәшләрен бирде. Шунда ишеткәннәргә таянып, без дә укучыларыбызны кисәтеп куярга булдык. Чөнки аның файдасы гына түгел, зыяны да бар икән.
-
ТРАНСПОРТ КАРТАСЫ АЛЫГЫЗ
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.
-
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә бозлавыкта торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә
Бүгеннән республика территориясендә кискен салкынаю, җил һәм бозлавык көтелә.
-
Салкын тимәсен дисәгез, тозлы кәбестә ашагыз
Тозлы кәбестә калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Туңып кайткач, кайнар чәй эчкәнче, тозлы кәбестә ашап куйсагыз, оттырмассыз. Ул салкын тию ихтималын киметә.
-
Экспертлар буыннар авыртканда булыша торган берничә ризыкны атады
Әлеге продуктлар арасында җитен мае, сардина, скумбрия, сельдь балыклары, киви, куркума һәм сөт бар.
-
Табиб тамак авыртуын дарусыз дәвалау ысулын әйтте
Кишер, банан, татлы тамыр тамак авыртуыннан котылырга ярдәм итә.
-
Кемнәргә хөрмә ашарга ярамый?
Диетолог Анжелика Дюваль сүзләренә караганда, хөрмәдә күптөрле минераллар, шул испәтән А,В, һәм С витаминнары бар.
-
Ноябрь аенда нәрсә ашарга?
Витамин җитмәү ноябрь аенда үзен сиздерә башлый. Кышка керер алдыннан кешегә витаминнар тупларга кирәк. Белгечләр түбәндәге җиләк-җимеш, яшелчәләрне ноябрь аенда күбрәк ашап калырга киңәш итә.
-
ТАНЫШ ТҮГЕЛ НОМЕР ШАЛТЫРАТКАНДА "ДА" ДИМӘГЕЗ!
Сүзне башлар алдыннан сорыйк әле: Сез трубканы алганда нәрсә дип әйтәсез? Нинди сәер сорау бу дисезме? Бер дә сәер түгел. Ни өчен икәнен хәзер аңлатабыз. Телефон аша аралашканда әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне башлый торган гап-гади сүзләр әллә нинди бәлалар китереп чыгара ала икән бит!
-
Кәбестәне кышка әзерлибез
Бу атнада безнең тирәдә яшәүчеләр (Казанның Игумново бистәсен күздә тотып әйтүем) эштән өйләренә ничек тә тизрәк – якты күздә кайту ягын каерып, бакчаларына дәррәү ябырылды. Кайберләре сигезәр килога җиткән соң өлгерешле кәбестә җыйды. Синоптиклар салкынайтуны, кар көтелүен әйтеп куркытты лабаса. Кәбестәгә беренче кырау куркыныч түгел анысы, әмма һава температурасының минус биш-җиде градуска кадәр төшүен хәтта ул да “күтәрә” алмый шул инде.