Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Мин үз балаларыма күрсәткәнне берегез дә эшли күрмәгез”

Бу әби белән Карт­­лар һәм ин­валидлар йортында танышкан идем, газеталарга язу­ымны белә икән, үзе турында язарга ку­шып, башыннан үт­кән­нәрне сөйләде.

 — Сөйләгәннәрем барлык хатын-кызларга, әни­ләргә багышлана, аларның һәркайсына бәхет телим, мин үз балаларыма күрсәткәннәрне берегез дә эшли күрмәгез, — дип сүз башлады ул. — Мондый тормыш үткәргәнем, балаларыма шулкадәр начарлыклар китергәнем өчен чын күңелемнән үкенәм, гафу итсеннәр иде мине. Аеруча улым белән киленемнең гафу итүләрен сорыйм. Мин барысын да югалттым. әниемнең бердәнбер кызы булып үстем. әнием мине артык яратты. әтием фронтта үлеп калды. Мин бик әрсез кыз идем. үсеп җиттем. Яратып (ул чакта шулай тоелды) өйләнгән иргә кияүгә чыктым. Гаиләсеннән аердым, аның хатыны һәм сабый баласы — улы бар иде. Ул вакытта аларны нинди кайгыга салуымны мин күз алдына да китермәдем. ә аның хатыны мине күргәч, йөрәк ачуы белән: “үз балаларыңны югалтсаң иде!” — дип әйтте. Мин моңа игътибар да итмәдем, ул вакытта балаларым да юк иде бит әле. Көлдем генә. Каенанам мине кабул итмәде, туйны минем әнидә үткәрдек. әмма бергә озак яши алмадык, ярты елдан соң аерылыштык, чөнки мин бүтән ирне ярата башладым. Ул, әлбәттә инде, миңа игътибар да итмәде, әмма беренче иремне шуның аркасында ташладым.

 Бүтәннәрдән аерылып торучы, горур холыклы, бик матур бу ир ул вакытта хатыны белән аерылышкан иде инде. Аны күп кызлар яшерен генә яратып йөрделәр. Бер елдан соң мин аңа кияүгә чыктым. Каенанам бик гади, сабыр кеше иде. Улым туды, мин бәхеттә йөздем. ә иремнең йөзендә шатлык күренми: балам миңа охшаган. Мин моңа күз йомып яшәвемне дәвам иттем. Аннары иремә бер тамчы су кебек охшаган кыз балам туды. Ирем аны кызым дип, күтәреп кенә йөртте. Кызым — минеке, ә улыбыз синеке дия торган иде. Аннары тагын бер кыз таптым, анысы да миңа охшаган. Аны да үзенеке дип атады ул, ә менә улыбызны, бүтәннәргә белгертмәсә дә, нишләптер кабул итмәде.

Ирем, вакытлар узу бе­лән, эчкәли, тавышлана башлады, өйгә кунарга да кайтмый иде. Улыңны читтә йөреп таптың дип, мине еш кыерсыта торган булды. Ә бу алай түгел иде. Тормышымның җи­ңел түгеллеген күреп, әни­ем безнең авылга күченеп килде, күрше урамнан йорт сатып алды. ә иремнең сөяркәләре барлыкка килә башлады. Авылда сүзләр йөри, барысы да миңа карана башлады. Ә мин ничек тә иремне тотып торырга теләдем. Балаларым әле бер, әле икенче әбиләре белән яшәде. Тавыш чыга иде, ирем улыбызны кимсетте, мәсхәрәләде. Мин моны күреп торсам да каршы дәшми идем, әнием дә: “Дәшмә, иреңне югалтып, өч бала белән ялгыз каласың”, — дип әйтеп торды. Иремне ярата идем, барысына да түздем. Аннары ул каты авырый башлады, сырхауханәләргә, им-томчыларга йөрттем. Файдасы ти­мәде. Ел буена урыныннан да тормады. Биреш­мәдем, аны үзем белгәнчә дә, табиблар кушканча да тәрбияләдем, дәваладым. Уңайланды, аякка басты. Саусызлыгы аркасында эчүен ташларга мәҗбүр булды. Миңа карата да мөнәсәбәте үзгәрде, мине терәге дип әйтә торган булды, аңлашып яши башладык. Балалар үсеп җиттеләр. Улыбыз армиягә китеп барды. Каенанам үлде, улыбыз армиядән кайткач, яңа йорт салырга уйладык. Улым район үзәгенә урнашты, акчаны яхшы алды, безгә дә булышты. Аңа карата иремнең дә күңеле йомшарды, мин моңа шатланып туя алмадым.

Бер-бер артлы кызларым да мәктәпне тәмамлап, алга таба укырга киттеләр. Әле бер училищега, әле икенчесенә кереп карадылар, тик аларга берсе дә ошамады. Абыйлары Ульяновскига алып китеп, җиһаз фабрикасына эшкә урнаштырды үзләрен.

Улым өйләнергә уйлагач, яшәргә урын юк дип, ирем рөхсәт итмәде. Ул сүзебезне тыңлады, шулай да безгә карата суына баруын сиздем. Сөйләшергә теләдем, ләкин ул борылып кына китә иде. Ике елдан соң тагын өйләнү турында сүз кузгатты, без каршы төшсәк тә барыбер килен алып кайтты. Киленебез эшчән, тыйнак булып чыкты. Бер- берсен бик яраталар иде. Ул өйдә бөтен эшне дә башкарды. ә минем аларның тормышлары көйле баруына ачуым килә иде. “Мине беренче каенанам кабул итмәде, нишләп мин яхшы булырга тиеш соң әле?” — дип уйладым. Киленемне кү­ралмаска әйләндем, аңа ничек тә зыян эшләргә, улым белән талаштырырга тырыштым. Хәтта, улым исереп тавыш чыгарсын дип, аңа яшереп кенә аракы салып бирә идем. Ул өйдә булмаганда, мине кимсетә дип ялганлый да идем. Ирем дә моны куәтләп торды. Тамчы тама-тама боз тишә диләр, минем дә һәрдаим котыртып торуым эзсез үтмәде: киленем бу хәлләргә түзмәде, йөкле көенчә әни­лә­ренә кайтып китте. Улым артыннан ук барырга иткән иде дә: “үзе кайтыр әле”, — дип туктаттык. Бер айдан соң улыбыз аның янына китте. Ә минем ачуым ташый иде, киленемне каргадым. Ул минем улымны тартып алды. Күршеләрнең: “Киленегез шундый яхшы”, — дип әйтүләре ачуымны гына кабартты. Ирем бе­лән күршеләргә килен турында начар сүзләр генә сөйлибез. Малай белән килен безнең янга бүтән килеп йөрмәделәр. Шулай да бер тапкыр өй сатып алырга җыенгач килгәннәр иде, без акча бирмәдек. Алар бездән башка да сатып ала алдылар, анысы. Кайгылары да, шатлыклары да күп булды, сынарлар да, килерләр дип уйладык, әмма юк, килмәделәр.

Кызлар кияүгә чыкты, аларның балаларын карадык, әмма улыбызныкын күрмәдек тә. үләр алдыннан ирем улыбызны хәтта мәете өстенә дә кертмәскә кушты, ул аны улы дип санамый, янәсе. әмма килде ул, тыныч кына басып торды да, китеп барды. Беренче тапкыр улым өчен авыр булды миңа, нинди гаебе бар соң аның?..

Әтиләре үлгәннән соң, кызлар минем янга сирәгрәк кайта башладылар. Миңа бакчада эшләве, терлекләр тотуы кыенлашты. Ешрак кайтып йөрүлә­рен сорадым, ә кияүлә­рем: “Улың бар бит, булышсын”, — дип, кул гына селтәделәр. Кызларым төп нигезне сатарга карар иттеләр, ә акчасын бүлештеләр. Мин әле берсендә, әле икенчесендә яшәдем, һәркайсында артык идем. Берникадәр вакыттан соң Картлар йортына урнаштырдылар. “Анда үзеңә дә, безгә дә яхшы булыр”, — диделәр. Кечкенәсе кайчагында яныма килгәли иде, ә зурысы бөтенләй онытты. Улымнан үзем баш тарттым, ә кызларым — миннән. Мин улым, киленем, оныкларым алдында гаепле. Алар яхшы яшиләр. Минем биредә яшәвемне белеп, алырга дип тә килгәннәр иде. Ә мин аларның күзләренә карый алмыйм, чөнки бөтен гаеп үземдә. Ни өчен дип мин аларның гаиләләрен бозарга тырыштым?

Ата-аналар, балаларыгызның барысын да бердәй яратыгыз.

Улым белән киленем мине гафу иттеләр анысы, ә мин үземне берничек тә гафу итә алмадым. Мин гаилә учагын саклап тора алмадым, бу минем иң зур гаебем.

Әйе, үткәннәрдә ясаган ялгышларыбыз өчен без бик үкенәбез, тик күп очракта соңга калып...

фото https://ru.freepik.com/

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев