Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Терсәк якын булса да, тешләп булмый

Әни әтине үзе куып чыгарды. Дөресрәге, әти чыгып китсен өчен барысын да эшләде. Миңа ул чакта – ун, сеңлемә сигез яшь иде. Әти өйдән киткәч, әни янына Наил исемле бер абый килеп йөри башлады. Безнең гаиләнең нәкъ менә шул ир аркасында таркалуын азрак үсә төшкәч аңладым.

 

 

Әти баштарак ял саен диярлек килеп йөрде. Берничә тапкыр Наил абый барында да туры килде. Ләкин әти әнинең тормышына кысылмады, тавыш та куптармады. Табигате белән сабыр, тыныч кеше ул. Аннан икенче хатынга өйләнде. Йортны безгә калдырып киткәнгә күрә, үзенә яңа өй салды. Озакламый кечкенә уллары туды. Әтине сирәгрәк күрә башладык. Ул вакытка Наил абый да безгә күченеп килгән иде. Исән әтиебез була торып, бу ирне без һичничек әти дип кабул итмәдек, әлбәттә. Ул безне, без аны күрми идек.

Унбиш яшемдә, тугыз сыйныф тәмамлап, сәүдә техникумына укырга киттем. Казаннан ерак түгел бистәдә яшәгәнлектән, баштагы вакытта өйгә кайтып йөрдем. Берсендә кайтсам: әни өйдә юк. “Кан басымы төшеп, башы әйләнеп егылган. Башын бәргән. Ашыгыч ярдәм чакырттым”, – диде Наил абый. Тиз генә сырхауханәгә йөгердем. Әнинең күз төбе күгәргән, башында яра эзе бар иде. Шаккаттым! Наил абый кыйнаган икән. Ул көнне өйгә кайтмадык. Курыктык. Әни сырхауханәдән чыкканчы, сеңлем белән әти йортында яшәдек. Шул хәлләрдән соң әни Наил абыйны куып чыгарыр дип көткән идек, юк, барыбер бергә яшәүләрен дәвам иттеләр. Мин гарьлегемнән, ачудан өйгә бик сирәк кайта торган булдым. Ике ел шулай узып китте. Әни белән мөнәсәбәтләр начарайды. Этле-мәчеле һаман шул килмешәге белән яши бирде. Инде урамга чыгып сугыша башлаганнар. Сеңлем дә тугыз сыйныфны бетереп, тегүчелеккә укырга килде. Әти безгә һәрдаим ярдәм итеп торды. Бәйрәмнәрдә гел үзләренә чакыра иде. Әле хәзер дә әтигә гаҗәпләнеп утырам Р аның беркайчан әни турында начар сүз әйткәне булмады. Киресенчә, һәрвакыт әнине яклый: “Сез миңа охшаган Р нечкә күңелле. Әниегез көчле кеше. Шуңа без бер-беребезне аңлый да алмадык. Аны аңларга тырышыгыз”, – дия иде.

Техникумны тәмамлагач, Рифат исемле егет белән таныштым. Бер еллап очрашып йөргәч, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Никах көнемне гомердә онытасым юк...

Никах, гадәт буенча, кыз ягында узарга тиеш иде. Мул итеп табын әзерләп, туганнарны чакырдык. Әти дә килде икенче хатыны белән. Кодалар килгәнче, Наил абый исереп куйган. Кеше алдында уңайсыз хәлгә калмас өчен, аның өйдән чыгып китүен сорадым. Ә ул кара тавыш куптарды. Көчкә тыйдылар. Ул арада әти-әниләре, туганнары белән Рифат килде. Мулла дога укыганда, исерек Наил абый икенче якта мыгырдап йөрде. Мулла киткәч, мәҗлес башланды. “Үги әти” дә кереп утырды. Тегенең түземлеге ярты сәгатькә җитте, аннан “спектакль” куя башлады. Гарьлегемнән күземә яшь тыгылды: мыскыл итә бит! Тегене урамга алып чыгып киттеләр. Әле ярый әти коткарды: өздереп гармунда уйнап, матур теләкләр әйтеп, кызык хәлләр сөйләп, никах мәҗлесен алып барды. Барысы да әтинең авызына гына карап торды. Ә ишек алдында Наил абыйның үкеренгәне ишетелеп торды. Кунаклар таралгач, Рифат белән без әни янында калдык. Сеңлем дә бик борчылды. Зөфаф төне урынына әнине сакладык. Наил абый исә йокы күрсәтмәде. Нинди генә әшәке сүзләр ишетмәдем. Рифат әйтә торгач, милиция чакыртырга булдык. Наил абыйны ун тәүлеккә яптылар. Шул хәлләрдән соң аны кире әни йортына кертмәдек. Озакламый туй булды. Туйда әни ялгызы гына иде. Әти икенче хатыны белән килде. Әнине күзәтеп утырдым: шат күңелле, бәхетле булып күренергә тырышса да, күзләре моңсу. Каршысында утырган әтигә карап, нинди зур хата кылганын аңлады булса кирәк.

Хәзер әни ялгызы яши. Дөрес, ялларда без кайтабыз. Тик... Әти юклыгы торган саен ныграк сиздерә. Ир кулы булмаганлыктан, я теге әйбер ватыла, я монысы. Әни бик аралашучан, күңелле кеше иде. Хәзер гел моңаеп йөри. Безне һәрвакыт елап озата. “Тагын үзем генә калам инде”,– ди. Һәм кайткан саен бер сүз әйтә: “Минем ялгышларны кабатлый күрмә, кызым. Яшьлектә сайлаган ярыңнан да яхшысы булмый икән. Үткәннәргә кире кайтып булса иде...”

М.Сәгъдиева

чыганак:http://www.tatyash.ru/index.php?issue=11176&file=31.htm

 

фото  https://ru.freepik.com/free-photo/a-person-suffering-from-depression_18411104.htm#query=%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%89%D0%B8%D0%BD%D0%B0%20%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D1%87%D0%B5%D1%82&position=44&from_view=search&track=ais

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев