25 март 2023 яңалыклары
-
Лесхозда үткәрелгән шахмат ярышында Нургали Миннехановның оныкчыгы Нургали дә катнашты
Бүген Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәрелде,
-
Лениногорскида яшәүче хатын-кыз ялган инвестиция компаниясенә 1,7 млн сум акча керткән
Лениногорскида яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз җыйган акчасын арттырырга теләп, мошенниклар капкынына эләккән. Ул, интернетта инвестицияләр ярдәмендә акчаларын арттыру мөмкинлеге турында реклама күргәч, гариза калдырырга карар иткән. Шул ук көнне, инвестицияләү нәтиҗәсендә бик күп керем вәгъдә итүчеләр аңа үзләре шалтыратып, табыш алу схемасы турында сөйләгән.
-
Метеорологлар кисәтә: җәйге тәгәрмәчләргә күчәргә ашыкмагыз
Машина йөртүчеләргә автомобильнең кышкы тәгәрмәчләрен җәйгегә алмаштырырга әлегә иртә, чөнки мартның соңгы көннәрендә төнлә һава температурасы төшүе көтелә. Моннан тыш, шулай ук явым-төшем фаразлана. Бу хакта «Известия» яза.
-
Терсәк якын булса да, тешләп булмый
Әни әтине үзе куып чыгарды. Дөресрәге, әти чыгып китсен өчен барысын да эшләде. Миңа ул чакта – ун, сеңлемә сигез яшь иде. Әти өйдән киткәч, әни янына Наил исемле бер абый килеп йөри башлады. Безнең гаиләнең нәкъ менә шул ир аркасында таркалуын азрак үсә төшкәч аңладым.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 11 млрд сумга 133 юл объекты ремонтланачак
2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак. Бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән, аларның 4,6 миллиарды – федераль бюджеттан, ә 6,4 миллиарды Татарстан бюджетыннан юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
-
Югары Утар балалар интернат-йортында авыз ачу мәҗлесе узды
Бергәләп авыз ачкач, ахшам намазы укылды, Коръәннән сүрәләр укылды
-
Яшьләрне мәдәният белән «агуларга» кирәк
Мәдәният – бик үзенчәлекле өлкә. Кешеләрнең ялын файдалы, күңелле оештыру, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету – боларны күңел кушуын тойган талантлы кеше генә башкара ала. Ә клубны ачып-ябу гына анысы һәркемнең хәленнән килә. Шуңа күрә мәдәният өлкәсендә кадрлар проблемасы һәрвакыт сизелә.
-
Мәдәният хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәм котлавы
Бүген Россия күләмендә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнең гамәлгә кертелгәненә 15 ел тула.