Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда үткәрелгән шахмат ярышында Нургали Миннехановның оныкчыгы Нургали дә катнашты

Бүген Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәрелде,

 

Бүген  Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәрелде, Спортның әлеге төрендә көчләрен сынарга Әтнә, Саба, Кукмара, Балтач, Биектау, Арча, Мамадыш, Питрәч, Теләче   районнарыннан 300дән артык спортчы һәм шахмат уены белән мавыгучы килде. Шуларның 216сы  – мәктәп  укучылары. Ярышларны ачу тантанасында легендар урманчының өлкән улы – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов гаиләсе белән катнашты. “Турнир үткәрелә башлаганга  быел 21 ел булды. Бәлки әле арагызда 21  ел  элек турнирда  катнашкан  кешеләр  дә бардыр. Барыгызга да әтине  хөрмәт  итеп   килгәнегез  өчен безнең гаилә исеменнән  зур  рәхмәт”,– диде  Рифкать Нургали  улы  һәм узган   ел  ярышта  катнашучыларның  күпме булуы  белән  кызыксынды.  Андыйлар  ярты зал  булып  чыкты һәм, күтәрелгән  куллардан   күренгәнчә, барысы да быелгы турнирны да сагынып  алучылар . Шахмат  уены  осталарын башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде.

Ярышлар  16 номинациядә үткәрелде. Спорт  мастерлыгына  кандидатлар  арасында  Кукмарадан Диана Гарәфетдинова (Кукмара)  чираттагы  җиңүен яулады. Мамадыштан Эльвира Хәмидуллина  – 2нче,  Балтачтан Ландыш Гарифуллина 3нче урыннарны  алдылар.

 

  Ир-егетләр номинациясендә турниры Айдар Сәлимов (Питрәч) отты. Альберт  Сәйфетдинов (Шәмәрдән), Камил Шәймәрданов (Кукмара) призерлар  булдылар.  

 

Унсигез яшьтән олырак ир-егетләр арасында Шәмәрдәннән  2004 елгы Нияз Низамиевның җиңү  яулавы шахматка сәләтле  яшьләр килүен  күрсәтте. Хатын-кызлар  арасында Ралия Шәймәрданова пьедесталның беренче  баскычына   күтәрелде. Ветераннар арасындагы  уеннар Хәйдәр Гарипов (Кукмара)  белән Алсу Гариповага җиңү китерде.  Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга Нургали Миңнеханов фотосы төшерелгән медальләр Грамоталар, акчалата призлар тапшырылды.

Фәнил Мәүлетов  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев