Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

СЕНТЯБРЬ АЕ ЮБИЛЯРЛАРЫ

18 сентября 2019, 10:21

1425

0

0

СЕНТЯБРЬ АЕ ЮБИЛЯРЛАРЫ

Сентябрь  аенда  районыбызның  ике  өлкән кешесе – Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында   яшәүче Камил  Газимҗан улы Газимҗанов  һәм Олы Кибәче авылында гомер кичерүче Зәйнәп  Яһүдә  кызы Шәрифуллина үзләренең 90 яшь­лек юбилейларын билгеләп үттеләр. Олуг юбилейлары уңаеннан мөхтәрәм ветераннарыбызга Россия Президенты Владимир  Путинның  Рәхмәт хатлары  тапшырылды. Юбилярларның  ике­сенең  дә үсмер чорлары Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, тылда  Җиңүгә үз­ләреннән зур өлеш керткәннәр. Зәйнәп Шәрифуллина туган төбәгендә төрле эшләр башкарган, Камил Газимҗанов бөтен гомерен төзүче хез­мәтенә багышлаган. Өлкәннәрне олы юбилейлары белән районыбыз җитәкчеләре һәм алар яшәгән җирлек башлыклары да тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X