Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бәрәңге коймагы

Сезгә бәрәңге коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - консервланган яшел борчак - 2 аш калагы; - порей-суган - ¼ данә; - тары оны - 3 аш калагы; - бәрәңге шулпасы - 50 миллилитр; - көпшәкләгеч - ¼ чәй калагы; - тоз - тәм...

Сезгә бәрәңге коймагы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- консервланган яшел борчак - 2 аш калагы;

- порей-суган - ¼ данә;

- тары оны - 3 аш калагы;

- бәрәңге шулпасы - 50 миллилитр;

- көпшәкләгеч - ¼ чәй калагы;

- тоз - тәм буенча;

- бәрәңге пюресы - 220 грамм;

- үсемлек мае - 4 аш калагы.

Соус өчен:

- каймак - 100 грамм;

- уылган керән - 1 аш калагы;

- соя соусы - 1 аш калагы.

 

Куе пюрега йомырка кушабыз. Суганны ваклыйбыз. Яшел суган булса да ярый (берничә данә). Пюрега салабыз.

Шулпа яки су салабыз. Нинди шулпа булса да ярый.

Онны көпшәкләгеч белән бергә салабыз. Тәм һәм төс өчен борчак өстибез.

Катнашманы, берәр калак итеп, кызган май янына табага салабыз.

Әйләндереп, икенче ягын кыздырабыз. Барлыгы 15 данә коймак чыга.

Соус өчен әзерләнгән ингредиентларны бергә бутыйбыз.

Суган белән бизибез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Фото: https://pixabay.com | betexion

http://sarman-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев