Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Фасольле кәтлит

Рецепт.

4 кешегә: 200-250 г фасоль (агы да, кызылы да ярый), 3 аш кашыгы он, 1 әр йомырка һәм суган, 1 тырнак сарымсак, тоз, борыч.

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Фасольга су салып, төнгә калдырырга. Аннары суын түгеп, фасольны кәстрүлгә бушатырга, салкын су салырга һәм сүрән утта пешерергә. Фасоль йомшаргач, дуршлагка бушатырга.

Суганны вак итеп турарга. Чистартылган сарымсакны изәргә. Фасольны изеп, он, йомырка, суган һәм сарымсак өстәргә. Тоз, борыч салып, яхшылап болгатырга.

Массадан юеш кул белән шарчыклар ясарга һәм кәтлит формасына кертергә. Кәтлитләрне үсемлек маенда кыздырырга.

Табынга биргәндә вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә. Гарнирга свежий кыяр һәм помидор бирергә була.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев