Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ҖИЛӘК-ҖИМЕШ САЛАТЫ (РЕЦЕПТ)

Яңа елны каршылаганнан соң өстәлгә кискәләп куелган җиләк-җимеш кала, алардан салат ясап ашый аласыз. Җиләк-җимеш никадәр күптөрле булса, салат та тәмлерәк була.

Салат өчен: алма, груша, киви, банан, виноград, ананас, мандарин, апельсин, туңдыргычта катырылган җиләк-җимеш, йогурт.

Барысын да шакмаклап, вак итеп турарга, виноградны икегә бүләргә, төшен алырга. Өстенә баллы йогурт яки гади йогуртка бал кушып болгатып салырга. Өстенә туңдыргычта катырылган кара һәм кызыл карлыгын, җир һәм каен җиләге, сырганак һәм башкаларны да салырга мөмкин. 

Табынга бирер алдыннан болгатырга.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев