Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Каймак бәлеше

Гөлнара САФИНАның үзе белән танышканчы, ул пешергән бәлешләр­дән авыз итү насыйп булган иде безгә. Авызда эреп китә торган, искиткеч тәмле иде алар. Болай тәмле итеп пеше­рергә өйрәнгәнче, Гөлнара бик күп рецептлар сынап караган.

«Интернеттагы рецептларга ышанырга ярамый да, күп очракта алар анда нәрсәнедер әйтеп җиткермәгән була. Мин моңа бер генә инанмадым инде», – ди ул үзе. Әнисе­нең бәлеше пешеп чыкканны бәләкәй Самат чак көтеп җиткер­де, чөнки белә ул мичтә нинди тәмле әйбер пешкәнен. 
Искиткеч тәмле каймак бәлеше пешерү серен Гөлнара журнал укучыларыбызга да бик теләп ача. Аныңча итеп сез дә пешереп карагыз әле, якыннарыгыз аннары гел шуны гына сорап торачак.
 
 

Кирәк: 

камыр өчен
* 1 йомырка;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 200 г атланмай;
* 2 стакан он (300 грамм);
* 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель).
 
Эчлек өчен:
* 500 грамм кибет каймагы (без 20 процентлысын алдык. 15 процентлысы да ярый);
* 4 йомырка;
* 1 чәй кашыгы ванильле шикәр яки бер чеметем ванилин;
* 5 аш кашыгы шикәр комы.
 
 

Эш барышы:

 Майны алдан ук суыткычтан алып, бүлмә температурасында йомшартабыз.
 Разрыхлитель белән онны бергә кушып куябыз.
 Тирән эчле савытка 1 йомырка сытып, шикәр комын салабыз да эрегәнче болгатабыз.
 Аннары йомшарган майны кушабыз. Онны азлап-азлап куша-куша, камыр басабыз.
Ул йомшак – кул белән җәярлек хәлдә булырга тиеш. Төбе майланган табага камырны бушатып, кул белән баскалап кына таба төбенә җәябез. Камырны таба читен капларлык итеп күтәртеп куябыз.
 
Эчлек:
 Тирән эчле савытка дүрт йомырка сытып, шикәр комы белән болгатабыз. Аннары каймак кушабыз, ванилин сибәбез дә, бик яхшылап туглап, камыр өстенә агызабыз.
 
Бизәү:
 Эчлектән соң таба читенә чыгып калган камырны үткен пычак белән 1см калынлыгындагы тасмаларга теләбез. Аннары беренче тасманы бармак очы белән генә эләктереп, эчлек өстенә кайтарып бөгеп куябыз. Икенче тасмага кагылмыйбыз, өченчесен тагын бөгәбез. Тасмаларны шул рәвешле чиратлаштырып кайтарып салып, бәлешебезнең чит-читен бизибез.
 
 Каймак бәлеше 180 градустагы мичтә 40 минут пешә. Мичтән алгач, бераз суынганын көтәбез дә, өлешләргә бүлеп, чәй табынына чыгарабыз. Бәлеш өстен бөтнек яки мелисса яфрагы белән бизәргә була.

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев