Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кырмыска оясы торты

Кырмыска оясы торты рецепты.

Камыр өчен:

200 г каймак
200 г сыер мае
100 г шикәр комы
400-500 г он
2 бал кашыгы разрыхлитель

Крем өчен:

1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка)
200 г сыер мае

Бөтен әйберләрне бергә кушып каты булмаган камыр басабыз. Онны аз-азлап кына салырга тырышыгыз, камыр катып китәргә мөмкин.

Әзер камырны иттаркыч аша чыгарабыз һәм майланган табага тезәбез. Кул астында иттарткыч булмаса, камырны кул белән генә кечкенә шарчыкларга бүлеп чыгарга мөмкин. Шуннан соң 180 градуслы мичтә 10-15 минут пешерәбез.

Ул арада крем өчен куертылган сөт белән сыер мае болгатабыз да суыткычка куябыз.

Пешереп бетергәч, камыр кисәкләрен кул белән ваклыйбыз.

Аннан соң крем өстенә салабыз һәм яхшылап болгатабыз.
Әзер массаны тәлинкәләргә куеп, конус формасына китерәбез. Кырмыска оясының өстен мәк, вакланган чикләвек яки эретелгән шоколад белән бизәргә мөмкин.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев