Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кыстыбый (Күзикмәк)

Кыстыбый (Күзикмәк) рецепты

Камыр өчен:
1 аш чүмече җылымса су, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, чеметеп чәй содасы, кирәгенчә он кирәк. Шулардан йомшак кына камыр басарга. Камырны зур җәймә итеп җәеп, тәлинкә белән кисеп аласың, коры табада кыздырасың.

Эчлек пешерү. Чуен табаны башта кыздырасың, төбен туң май белән майлыйсың (ботка көймәсен өчен эшләнә). 1 аш чүмече кайнаган су, 1 литр сөт, тоз, 1 чәй калагы шикәр комы һәм юылган ярманы салабыз, ботка өлгереп җиткәндә бераз ак май өстибез.
Әзер кыстыбый тышларының яртысына әзер ботканы салып, икенче ягын каплыйсың. Сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп куясың.

Ашларыгыз тәмле булсын!

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев