Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Татар халкыбызның милли ризыгын һәркем пешерә белергә тиеш!

Чәк-чәк! Бал гына..күбек кенэ, авызда эреп китучән..ин татлы ризыкларның берсе ул!

Рецепт :
-10 йомырка,
- ярты чәй калагы сода
- он
- 9% лы уксус- 2-3 тамчы
Эшләү тәртибе:
Туңдыргычта катырылган 10 йомырканы булмә температурасында эретеп миксер бн купертәбез. Бераз купергәч ярты чәй калагы соданы уксус бн купертеп йомыркага кушабыз... тагын купертелә. Аз- азлап (!!!) он куша барып йомшак камыр ясыйбыз. Камырны жәеп теләгән зурлыкта тасмалар кисеп майлы табада-духовкада пешерәбез. Майнын тирэнлеге 1-1,5 см тирэсе! Пешергәндә майнын кайнар булмавы шарт! Төшләрне салыр алдыннан бераз иләп алабыз, аннан җылымса майга салып духовкада бер бер артлы пешерэ барабыз!
Ширбәт өчен: 0,5 л бал+ 1 ст шикэр комы. Балны шикәр комы белән бутап сурән утта кайнатабыз, әзерлеген салкын суга тамызып карап беләбез, жәелеп китмәсә, тамыч рәвешендә калса ширбәтебез әзер!

Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев