Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ТАВЫК ИТЕ БЕЛӘН ӨЛЕШ

Рецепт.

1 кап йомшартылган маргарин яки атланмайны он белән уарга. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә тугларга.
100 г суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм аз гына чәй содасы салып, йомшак итеп камыр басарга (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була). Камыр ярты сәгать чамасы “ял иткән” арада, өлешнең эчлеген ясарга.
Тавык түшен, бәрәңге белән суганны вак итеп турарга, 2-3 лавр яфрагы ваклап салырга. Коры булмасын өчен, бераз атланмай кушарга.
Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, мин исә капкачсыз гына ясыйм да пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салам.
Майлы табага тезеп, өсләренә тугланган йомырка сылап, 180-200 оС кызулыктагы мичтә 40 минут пешерергә. Табынга шулпа белән чыгарыла.

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев