Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Тиз әзерләнә торган персик пирогы

Рецепт.

1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 250 г эремчек, аш серкәсендә сүндерелгән 1 чәй кашыгы чәй содасы, 1,5 стакан он, ванилин.

Табаны майлау өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны.

Эчлек 2 персик (шәфталу) яки нектарин.

Шикәр комы эремчек белән кушып, берничә минутка калдырырга. Чәй содасы, йомырка, ванилин өстәргә һәм болгата-болгата он салырга. Шәфталуның төшен алып чистартырга, юка телемнәргә турарга.
Табаны майларга, камырның яртысын җәяргә. Өстенә шәфталу тезгәч, аны камыр белән капларга.

Пирогны 180-200 градуста алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Өстәлгә куяр алдыннан шикәр оны сибәргә.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев