Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Тәмле сырники

Ял көне иртәләре шәп була! Йокы туйдырып, ашыкмыйча тәмләп иртәнге аш ашарга, гаилә белән җыелышып озаклап чәй эчеп утырырга була. Еш кына иртәнге ашка нәрсә пешерергә дигән сорау туа. Ә менә бу сырник рецепты иртән генә түгел, һәр вакытта да бик әйбәт ашала. Пешерү дә искиткеч җиңел һәм тиз.

Нәрсә кирәк булачак?

Эремчек (өй эремчеге булса яхшырак, булсама, майлырак эремчек алыгыз) – 250 г

Брынза (яки фета сыры) – 150 г

Кабачок – 180 г

1 йомырка

Бе уч укроп

3-5 кашык он.

Ике өч кашык үсемлек мае

200 г каймак

Бераз гына тоз һәм борыч.

Ничек пешерергә?

Эремчек һәм брынзаны кушып ваклыйбыз һәм изәбез яки блендер аша үткәрәбез. Кабачокны әрчеп олы тишеклек кыргычтан кырабыз. Укропны турыйбыз. Эремчекле сырлы массага кабачок, укроп, йомырка һәм тоз белән борычны салабыз һәм болгатабыз. Хәзер он өстибез. Әгәр дә масса сыек килеп чыккан икән, онны күбрәк салырга да була. Яхшылап болгатабыз һәм кечкенә генә түгәрәк шайбалар формасына китерәбез.  Сырникны ике яктан алтынсу төскә кергәнче бераз гына майланган табада кыздырабыз.

Сырникны каймакка манып ашыйбыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев