Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Белгеч: ноябрьдә температура һәм явым-төшем күләме аномаль булды

Декабрьдә һава температурасының нормадан түбән булуы фаразлана.

Ноябрьдә аномаль җылы һава торышы күзәтелә — һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 7-8 градуска югары.

Татарстан башкаласының мэриясе КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевкә сылтама белән хәбәр иткәнчә, югары температурадан тыш, явым-төшем буенча аномалия күзәтелә.

Шулай итеп, бер айда явым- төшәм нормадан ике тапкыр күбрәк булды. 29 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, явым-төшем уртача 47 мм урынына 78 мм тәшкил итте.

«Аномалия чираттагы циклон аркасында килде, хәзер дә без бу циклонның алгы өлешендә торабыз. Көньяк агым безгә дымлы, җылы һава алып килә. Кичә җилнең көчәюе күзәтелде, ул бүген дә дәвам итә. Актив атмосфера фронты яңгыр да алып килде», — диде белгеч.

«Бу атна азагында кабат салкын һава торышы килә, ә декабрьдә һава температурасы нормадан түбән була», — диде Тимур Әүхәдиев. 

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев