30 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Белгеч: ноябрьдә температура һәм явым-төшем күләме аномаль булды
Декабрьдә һава температурасының нормадан түбән булуы фаразлана.
-
Мишәбаш авылында “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады
Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Концертка килүчеләр яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.
-
1 декбрьгә һава торышы
1 декабрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 16-21 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -1..+3˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Кырбаш авылында "Мин сиңа барысы өчен дә рәхмәтле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте
Кырбаш авыл клубы, Мичәнбаш авыл клубы һәм Олыяз мәдәният йорты белән берлектә, "Мин сиңа барысы өчен дә рәхмәтле" дип исемләнгән чара оештырды. Иң якын, кадерле, яраткан Кырбаш әниләре өчен бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә барысы да үзләренең әниләрен һәм әбиләрен сөендерергә тырыштылар. Алар өчен конкурслар үткәрелде, җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды, бу бәйрәмнең бөтен атмосферасы бик дулкынландыргыч булды.
-
ИП патент системасында: агымдагы ел ахырына кадәр нәрсә эшләргә кирәк?
2012 елның 29 сентябрендәге 365-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында күрсәтелгән эшчәнлекне гамәлгә ашырса һәм түбәндәге чикләүләрне үтәсә, шәхси эшмәкәр патент системасын куллана ала:
-
Мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән экология буенча дәресләр конкурсы финалистларын котлау
29 нчы ноябрь көнне "Чиста булачак" Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы балалар һәм яшьләр арасында экологик агарту эшчәнлеген алып баручы мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу оештырды. Чара Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында узды.
-
Явлаштау мәдәният йортында "Мәңге яшә, туган телем" дип исемләнгән концерт узды
28 нче ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Мәңге яшә, туган телем" дип исемләнгән концерт булды. Казаннан килгән Кыямовлар гаиләсе чыгыш ясады. Илдар Кыямов үзе «Яңа гасыр» каналында «Манзара» һәм «Татарлар» программаларын алып баручы, "ТНВ"ның иртәнге тапшырулар дирекциясе җитәкчесе. Моннан тыш, ул концертларда, рәсми чараларда конферансье буларак билгеле, дистәгә якын китап авторы.
-
2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге
27 нче ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбе базасында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Эзмә, Олы Кибәче мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары.
-
Табиблар коронавирусның «омикрон» штаммы симптомнарын атады
Яңа штаммның төп симптомнары булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора.
-
Троицк бистәсендә «Бика Фест» республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале узды
28 ноябрь көнне Лаеш районының Троицк бистәсендә «Звездный» балалар һәм яшүсмерләр сәнгать мәктәбендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең Гала-концерты булды. Татарстаннан 200дән артык катнашучы иң яхшы шигырь, академик вокал, халык җыры һәм коллектив башкару башкаручысы исеме өчен көч сынашты.