Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау мәдәният йортында "Мәңге яшә, туган телем" дип исемләнгән концерт узды

28 нче ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Мәңге яшә, туган телем" дип исемләнгән концерт булды. Казаннан килгән Кыямовлар гаиләсе чыгыш ясады. Илдар Кыямов үзе «Яңа гасыр» каналында «Манзара» һәм «Татарлар» программаларын алып баручы, "ТНВ"ның иртәнге тапшырулар дирекциясе җитәкчесе. Моннан тыш, ул концертларда, рәсми чараларда конферансье буларак билгеле, дистәгә якын китап авторы.

Хатыны Мөршидә "Идел” журналы корреспонденты. Концертта Илдар халык җырларын башкарды, үз шигырьләрен укыды. Концертны улы Идел алып барды, ул шулай ук телерадиотапшырулар алып баручы, конферансье. Иделнең хатыны Сөмбел Кыямова да җырчы. Ул күңелле җырлар башкарды. Концертны халык яратып карады һәм зур рәхмәт белдерде.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев