Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Троицк бистәсендә «Бика Фест» республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале узды

28 ноябрь көнне Лаеш районының Троицк бистәсендә «Звездный» балалар һәм яшүсмерләр сәнгать мәктәбендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең Гала-концерты булды. Татарстаннан 200дән артык катнашучы иң яхшы шигырь, академик вокал, халык җыры һәм коллектив башкару башкаручысы исеме өчен көч сынашты.

“Хөснулла һәм Аллаһиар Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"ннән вокал сыйныфы укучылары яхшы чыгыш ясап югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Гарифуллина Айзилә-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Дәүлиева Г. Р.)

"Тамчы" вокаль ансамбле-3 дәрәҗә Лауреат (җит.Харрасова Л.А.)

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев