Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән экология буенча дәресләр конкурсы финалистларын котлау

29 нчы ноябрь көнне "Чиста булачак" Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы балалар һәм яшьләр арасында экологик агарту эшчәнлеген алып баручы мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу оештырды. Чара Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында узды.

Бу чарага Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре Миңнуллина Г.И., Зәкиева Г.К. Татарстан мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән экология буенча дәресләр республика конкурсы финалистлары буларак чакырылган иде. Алар җиңүче дипломы һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев