Бүген Татарстанда һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк
Һава торышы

Бүген Татарстанда һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк

Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Бүген Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көндез һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +30 градуска кадәр). 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев