Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе атнада циклон Татарстанга янә салкын китерәчәк

Дүшәмбедән чәршәмбе көненә кадәр республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Киләсе атнада циклон Татарстанга янә салкын китерәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Бүген республикада, Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, җылы һава торышы сакланачак – кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга һәм җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә үк яңа циклон килү Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк: «Яңгырлар булачак, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк». Төнлә термометр баганалары нульдән 9 градуска кадәр төшәчәк, тәүлекнең якты вакытында һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе көнне, 12 августта, республика циклонның тыл өлешендә булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, төньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү фаразлана.

Метеорологларның алдан фаразлавы буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 августта, урыны белән яңгырлар явачак. Шул ук вакытта Татарстанда бераз җылытачак – көндезге сәгатьләрдә һава +14, +19 градуска кадәр җылы торачак.

Элегрәк КФУ профессоры Юрий Переведенцев якын көннәрдә Казанда һава торышының тотрыксыз булачагын әйткән иде.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев