Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе ялларда Татарстанда явым-төшемсез салкын һава торышы булачак

23-24 ноябрьдә көндез һава температурасы -10 градус, төнлә -14 градус булыр дип көтелә.

Татарстанда рекордлы югары атмосфера басымы булган көчле арктик антициклон аркасында бик салкын болытлы һава торышы урнашты. Мондый вазгыять алдагы ялларда да, яңа атна башында да сакланыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген көндез Татарстан антициклон перифериясендә урнашкан. Төш вакытында һава температурасы -6...-9 градус тәшкил итте», диелгән хәбәрдә.

Шимбә һәм якшәмбе төнлә температураның -8...-14 градус, ә аязганда -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә . Көндез -5... -10 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев