Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Мәскәүдән рекордлы яңгыр Татарстанга килеп җитәчәк

Бүген Мәскәүдә көчле яңгыр явачак, безгә бу явым-төшемнең кырые гына эләгү ихтималы бар.

Чәршәмбе Мәскәүгә айлык явым-төшем нормасының яртысы төшәчәк. Яңгыр озак явачак, ул тәүлек буе дәвам итәчәк. Яңгыр Татарстанга килеп җитәрме... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев моңа ачыклык кертте.

«Бездә мондый көчле явым-төшем булмаячак. Без бу циклонның көнчыгыш перифериясендә генә калырга мөмкинбез, безгә бу явым-төшемнең кырые гына эләгү ихтималы бар. Әмма РФ Гидрометеорология идарәсе фаразына караганда, якын арада Казанда көчле яңгыр көтелми», - диде ул.

Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, иртәгә Мәскәүдә көчле яңгыр явачак. Урыны белән яңгыр җепшек кар белән аралашырга мөмкин. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 21 апрельдә Татарстан башкаласында көндез 5 мм явым-төшем көтелә. Шундый ук явым-төшем төнлә 22сеннән 23 апрельгә фаразлана. Бу гадәти яңгырлар булачак», — дип тәмамлады КФУ профессоры. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X