Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә

Ул 10 ел буе дәвам итәчәк, дип белдерә Россия Фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге рәисе, академик Геннадий Матишов.

 Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә, ул 10 ел буе дәвам итәчәк, дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге рәисе, академик Геннадий Матишов. Бу хакта «Известия» яза.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Россиянең көньягында көннәр салкынайта. Климаттагы үзгәрешләр шул хакта сөйли, дип хәбәр итә РИА «Новости».

2017 елның беренче яртыеллыгында температура климатик нормадан түбәнрәк булды. Бу, үз чиратында, вегетациянең соңга калуына һәм җиләк-җимеш культураларының уңышы начар булуга китерде.

Матишов шулай ук һава торышындагы аномалияләрнең суднолар йөрешенә комачаулык итүен һәм балыкчылык тармагына тискәре йогынты ясавын әйтте.

Фото: Султан Исхаков

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев