Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында һава торышының начарлануы көтелә.

8-9 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Шулай ук дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев