Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология үзәге иртәгә һава шартлары бозылу турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге иртәгә, 3 майда, төнлә һәм иртән Казанда һәм Татарстан территориясендә томан булачак, дип кисәтә.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез яшенле яңгыр фаразлана, җилнең тизлеге 16-21 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев