Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил турында кисәтә

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан итте. Республика территориясендә һава торышы бозылу 4 февраль көнне кич, 5 февральдә төнлә һәм көндез күзәтеләчәк.

Актив фронталь чикләр керү сәбәпле, көчле кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр яву көтелә. Урыны белән бозлавык һәм томан булачак.

Буран булуы, юлларда күрүчәнлекнең 500 метрга кадәр начарлануы фаразлана, шулай ук көньяктан, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булачак, урыны белән 25 метрга кадәр кискенәергә мөмкин.

Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булачак. Синоптиклар бина түбәләреннән кар ишелеп төшү куркынычы турында да кисәтә.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев