Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

Вакыты белән кар явып китәчәк, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә.

Иртәгә, 3 гыйнварда, бүгенге бераз гына суыктан соң, Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Вакыт-вакыт кар явачак, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә. Кайбер урыннарда аз гына бозлавык булырга мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә термометр баганасы -11, аязган вакытта -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев