Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә республикада аязучан-болтылы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә, 3 майда, республикада 26 градуска кадәр җылытачак.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк.

Төнләп температура +6..+11 градус булуы көтелә. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: pixabay.com, tatarmeteo.ru

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев