Татарстанда салкыннар башлана
Һава торышы

Татарстанда салкыннар башлана

Төнлә һәм иртән аязганда температура -17 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә, 20 гыйнварда, Татарстанда салкын һава торышы була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән аязганда температура -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 6-11 градус салкын булачак.

Шул ук вакытта республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Көндез урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык саклана.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев