Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БАССЕЙН – ЯРАТКАН УРЫНЫБЫЗ

Саба районы үзәгендә урнашкан йөзү бассейны яшьләрнең генә түгел, байтак кына өлкәннәрнең дә яраткан урынына әйләнде.

Мин чит илләрдә матурлык эзләүчеләргә дә, иң элек үзебездәгесен күреп, анда ял итеп чыгарга киңәш итәр идем. Гаять таләпчән җитәкче Рифат Хисамов йөзү бассейны эшли башлаганнан бирле территориянең чис­талыгына һәм бинаның матур сакланышына зур игътибар бирә. Бинага килеп керүгә, кеше күңелен чын мәгънәсендә рәхәтлек били. Сине елмаеп сөйләшүче хезмәткәрләр каршы ала. Бәяләргә килгәндә дә, егылып китә торган түгел. Мәсәлән, пенсионерлар өчен 50 процент ташлама каралган. Шулай итеп, пенсионер 35 сумга ике сәгать буена сәламәтлеген ныгытып, ял итә ала. Бассейнда атнага ике көн өлкәннәр группасы эшли. Төркем җитәкчесе, тренер Гөлгенә Җәләлиева зур сабырлык белән тренажер залындагы спорт инвентарьларында төрле күнегүләр ясарга өйрәтә. Һәр пенсионерның янына килеп, хәлләрен сорашып мөлаем елмаю бүләк итә. Гөлгенә инде күп кенә өлкәннәребезне йөзәргә өйрәткән.

Ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелүче Өлкәннәр көне уңаеннан бассейнга йөрүче пенсионерлар исеменнән, олы яшьтәгеләргә сәламәтлекләрен сакларга шундый мөмкинлек тудырганнары өчен, район башлыгы Рәис Миңнехановка, спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамовка, бассейн хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.

Н.Юзеева.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев