Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БЕЗНЕҢ ГӘҮҺӘРИЯ АПА

Олы Кибәче авылының "Күбәләк" балалар бакчасында 32 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Гәүһәрия Вәлиева да тәрбиячеләрнең асыл үрнәге, яшьләргә үрнәк. Ул балаларны, сабыйлар аны яратты.

Озак еллар эшләү дәверендә күпме балага акны карадан, яхшыны яманнан аерырга, матур итеп сөйләшергә, уйнарга, уйларга өйрәтте. Аның үткәргән һәр шөгыле балалар күңелендә якты эз калдырды. Нәниләрнең саулыгын саклау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барды. "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Көчле рус телчесе булуы өстенә, кирәк икән артист, рәссам дә була белә. Бәйрәмнәребез аның җырлары белән үрелеп барды. Рус теленең мөһимлеген аңлап, балалар белән күбрәк рус телендә аралашты. Чәчләренә чал керсә дә Гәүһәрия апабызның күңеле сабый баланыкы кебек, ул алар белән бергә сөенә, шатлана.

Гаиләсендә дә ипле хатын, улларына олы йөрәкле ана һәм дүрт оныкка йомшак телле дәү әни ул. Барлык тәрбиячеләр дә безнең Гәүһәрия апа кебек уңай сыйфатларга ия булсыннар иде. Бала күңеле ак кәгазь бит, аларның дөньяга беренче адымнары бакчалардан башлана.

Сиринә Хәбибуллина,

Олы Кибәче балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев