Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КАДЕТ УКУЧЫЛАРЫ – ТАБИГАТЬ САГЫНДА

«Без барыбыз да «Җир» исемендәге корабль пассажирлары, димәк, күчеп утырыр бүтән Җиребез юк». (Антуан Де Сент Экзюпери).

Нинди тирән мәгънәле сүзләр. Чыннан да, без шушы корабльдә баручылар һәм аның чисталыгы, төзеклеге өчен җавап тотучылар да. Ә кем, ничек җавап бирә соң?...

Табигатьнең чисталыгына кешеләрнең карашын өйрәнү максатыннан Саба кадет-интернат мәктәбендә зур тәрбияви чаралар еш үткәрелә. Үзебез яшәгән тирәлекне чистарту буенча да нәтиҗәле эшлибез. Яңа гына башланган уку елында укучылар белән сәяхәткә баргач, табигать матурлыгы белән генә хозурланып калмадык, чүп-чарны да җыештырдык. Бу эш белән 9а (җитәкчеләре - Р.Вәлиәхмәтов, кадет тәрбиячеләре - Ч.Заһидуллина, М.Бәши­рова), һәм 5-6 сыйныф укучылары (укытучылары - Г.Вәлиәхмәтова һәм Г.Дәүләтшина, кадет тәрбиячеләре - Д.Миң­неханова һәм Ә.Ганиева) шөгыльләнде.

Укучылар һәм укытучылар Зелёная, Дальняя урамнарыннан, Урта Саба карьерына китүче юлларда урнашкан урман полосаларында чистарту эшләре алып бардылар. Барлык чүпләрне җыйнап, полиэтилен капчыкларга тутырып, контейнерларга салдылар. Сәяхәт максатларында куелганча, чиста табигатьне күзәттеләр һәм төрле уеннар уйнадылар. Шушы изге эшләрдән Җир анабыз җиңел сулыш алгандай тоелды, матур итеп кояш елмайды, әле үзләренең исәнлекләрен белдертеп үләннәр-чәчәкләр дә рәхмәт әйтте кебек. Матур эшләр башкаруда укучылар актив катнаштылар, мондый чараларның ешрак булуын теләп һәм Җир анабызны кыерсытмый, чүпләми генә ял итәргә мөмкин икәнлеген аңладылар.

Әгәр яшь буынга табигатьне ничек сакларга, якларга икәнен кеч­ке­нәдән өйрәтсәк, ки­ләчәктә экологик проблемаларны уңай хәл итү мөмкин икән дигән фикер уянды бездә.

Гөлия Вәлиәхмәтова,

кадет-интернат мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев