Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Кешенең таланты олыгайгач та ачыла икән"

Быел Халыкара өлкәннәр көнен төрле елларда лаек­лы ялга чыккан укытучылар белән Шәмәрдән лицеенда күңелле итеп билгеләп үттек. Чарага пенсиядәге барлык техник хезмәткәрләр дә чакырылган иде.

Арабызда интернат ашханәсендә эшләгән 92 яшьлек Тайбә апа Әдһәмованың булуы бәйрәмгә тагын да күркәмлек өстәде. Лицей директоры Рөстәм Вафин барлык өлкәннәргә тирән ихтирамын җиткереп, ихлас тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Укучылар әзерләгән концерт карадык. Төрле халык уеннары, аулак өй күренешләре дә күңелгә хуш килде. "Аксак торна", "Наза" уеннарында яшьлекне искә төшердек. Ни гомер бергә эшләп, арабызда типтереп биючеләр, өздереп җырлаучылар барлыгын белмәгәнбез. Кешенең таланты олыгайгач та ачыла икән. Аннары мул табын артында бер-беребезнең хәлләрен белештек, якыннанрак таныштык. Күр­сәтелгән хөрмәттән күңелләре тулып китүчеләр дә булды.

Рәйхан Кәшипов.

Редакциядән. Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланса да, олы яшьтәгеләргә ихтирам-хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү дәвам итәр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев