Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бүген аның туган көне иде...

Явыз, мәрхәмәтсез үлемнең арабыздан якын дустыбыз, классташыбыз Равия Ибраһим кызы Юнысованы алып китүенә дә менә инде бер ел була. Исән булса, бүгенге көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде... Равиябез арабызда иң җор һәм киң күңелле, уенчак, үпкәли белми торган, шул ук вакытта барыбызга да игътибарлы, ярдәмчел, кирәк вакытта күңелне...

Явыз, мәрхәмәтсез үлемнең арабыздан якын дустыбыз, классташыбыз Равия Ибраһим кызы Юнысованы алып китүенә дә менә инде бер ел була. Исән булса, бүгенге көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде...

Равиябез арабызда иң җор һәм киң күңелле, уенчак, үпкәли белми торган, шул ук вакытта барыбызга да игътибарлы, ярдәмчел, кирәк вакытта күңелне юатырлык сүзләр табып, бөтен хәсрәтне оныттыра белә торган дус иде. Ул булган җирдә ямансулап утырып булмый, авыр мизгеләрдә Равиянең бер сүзе бөтен нәрсәне оныттыра, хәлне җиңеләйтеп җибәрә иде. Аның кешелеклек сыйфатлары, нурлы йөзе безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Аның турында бик күп яхшы сүзләр сөйләп булыр иде.Бу кайгылы минутларда якын дустыбызны югалтудан хасил булган тирән хәсрәтләрне чагылдыручы сүзләр генә табылмаган.

Урының җәннәттә булсын, дустыбыз. Безнең йөрәктән саркып чыккан сүзләр синең рухыңа дога булып барып ирешсен. Сагынабыз, юксынабыз...

Барлык классташлары исеменнән Килдебәк авылыннан Әлфия Мөбарәкшина-Кәшипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X