Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ТӨЗЕК ЙОРТЛАР, МАТУР ГАИЛӘЛӘР....

Бүгенге болгавыр, бәяләр артып торган заманда яшәүләре жиңел түгел дип, күпме генә зарлансак та, тормышларыбызны алай начар димәс идем.Кая карама - төзелеш. Халыкның көнкүреше дә матурлана.

Адәм баласы ничек тә тырыша, ихатасын яңарта яки яңа йорт салып чыга. Табыннарыбыз да мул, кием-салымга да мохтаҗлык кичермибез. Безнең Шәмәрдән халкы да тырышып, булганына шөкер итеп яши дияр идем. Бездә төрле милләт вәкилләре бар: татарлар, марилар, руслар, керәшеннәр. Һәркем үзара дус, тату яши, беркем-беркемне гаеп итми, ярдәмчел һәм бердәм. Башкаларга үрнәк булырлык, намуслы, тәрбияле, ипле гаиләләр дә сокландыра. Мәсә­лән, Нурмөхәммәтовлар гаиләсе шундыйлардан. Гаилә башлыгы Рафил магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән идәрәсендә инженер булып эшли. Җәмәгате Гөлфирә Шәмәрдән мәдәният йортында кассир вазыйфасын башкара. Берсеннән-берсе матур 3 кызлары бар: Гүзәлләре - кияүдә, Ләйсән - югары уку йорты студенты, Галия - 7 сыйныфта белем ала. Бу гаилә һәрьяклап сокландыра.

Шәмәрдәнебез әнә шундый ныклы нигезле, тырыш гаиләләр белән дә ямьле. Мондый бердәмлек башка гаиләләргә дә күчсен, һәркем дә бәхетле һәм сәламәт яшәсен дигән теләктә калам.

Сания Әхмәтова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев