Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Закир Йосыпов урамында яшәүчеләр: "Почтальоныбыздан уңдык"

Почтальонның тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк эшенә, җаваплылыгына һәйкәл куярлык. Бигрәк тә без - Закир Йосыпов урамының 15 йортында яшәүче пенсионерлар почтальоныбыздан бик уңдык.

Безнең участок почтальоны Көек кызы Лилия Гарипованы һәр өйдә көтеп алалар. Күптән түгел генә эшли башласа да, ачык йөзле, тәмле сүзле хат ташучыны без үз итеп өлгердек. Лилия бик җитез, йөгереп кенә йөри. Участогы бик зур аның, ләкин газета-журналларны, пенсияне вакытында алып килә, бервакытта да ялгышмый. Күрешкән саен исәнләшеп, хәл-әхвәлләребезне сораша. Без, шушы йортта яшәүче пенсионерлар, инвалидлар исеменнән аңа сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Алдагы көннәрдә дә безне сөендереп, намус белән эшлә, сеңлем.

Флюра Гарипова,

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев