10 октябрь 2013 яңалыклары
-
Яр Чаллыда 10 айлык бала тамагына агач шарчык тыгылу аркасында җан биргән
Кичә көндез Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым 10 айлык баласы белән "Ух, ты!" башлангыч үсеш студиясенә шөгыльләнергә килә. Күнегүләр ясаган вакытта, әнисенең тезләрендә утырган бала диаметры 3 см булган агач шарны йота, әмма шарчык аның тамагында тыгылып кала. Табиблар баланың гомерен коткарып кала алмый. Бу факт буенча Россия Тикшерү Комитеты...
-
Быел кукуруз күкрәп уңган: араларында ике метр озынлыкка җиткәннәре дә бар
Быел терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотып район хуҗалыкларында кукуруз шактый мәйданнарда игелгән.
-
Иртәгә Сабада бизнес вәкилләре белән очрашу үткәреләчәк
Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе хәзерге заманда монополиягә каршы эшчәнлекне көйләүнең төп максатын һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексы эшләде. Шул чаралар планы нигезендә республиканың муниципаль районнарында бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәреләчәк. Саба районында эшмәкәрләрне кабул итү 11 октябрьдә башкарма комитет бинасының кече залында була. Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан...
-
"Яраткан һөнәремә тугры калсам да, сәнгатьне ташламадым"
Гомер юлы катлаулы һәм үзенчәлекле аның. Явлаштау авылы егете - Ринат мәктәп елларыннан ук сихри, матур тавышы белән авылдашларының күңелен яулый. Смотрлар, кичәләр уздырганда да иң актив катнашучыларның берсе була. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлегендә укыганда да, солдат хезмәтендә дә җырдан аерылмый ул. Иптәшләре аны...
-
Закир Йосыпов урамында яшәүчеләр: "Почтальоныбыздан уңдык"
Почтальонның тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк эшенә, җаваплылыгына һәйкәл куярлык. Бигрәк тә без - Закир Йосыпов урамының 15 йортында яшәүче пенсионерлар почтальоныбыздан бик уңдык.
-
“Яшә, урман!” акциясендә йөздән артык урманчы катнашында 15 гектарга якын мәйданда кәлшәләр утыртылды [+фото]
Ел саен октябрь аенда районыбызда урман утырту күркәм традициягә әйләнде. Быел да Саба урманчылары 5 октябрьдә билгеләп үтелгән "Яшә, урман!" бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Әлеге чара әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөздән артык урманчы катнашында 15 гектарга якын мәйданда селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән кәлшәләр утыртылды. Ә, гомумән алганда,...