Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чишмәбез яңартылды

Безнең Ике басу Арташ авылының табигате бик матур. Ике яклап урман әйләндереп алган, янәшәсеннән тын гына инеш ага.

Авылдашларым да бик игелекле, мәрхәмәтлеләр, туган ягыбызны ямьләндерүдә үзләреннән бик зур өлеш кертәләр. Шушы көннәрдә авылыбызның чишмәсен дә төзекләндергәннәр. Яңарту эшен, яшь кенә булса да, Фәнис Сәләхиев башлап йөргән. Аның бу изге гамәленә яшьләр дә бик теләп кушылган. Чишмәне елганың бер ягыннан икенче ягына чыгарганнар, йортын төзеп куйганнар, кер чайкау өчен махсус урын әзерләгәннәр. Балалар, кунаклар белән төшсәң дә, йөз кызарырлык булмаган, ял итәр өчен шундый матур чишмәлеккә әйләнгән. Чишмәләрне төзекләндерү - бик саваплы эш. Авылдашларыма бу изге эшләре өчен рәхмәт. Без ­ - өлкән буын мондый булдыклы кешеләр булганда авылыбыз киләчәктә дә дус, бердәм яшәр, дип куанабыз.

Асилә Хөсниева.

Ике басу Арташ авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев