Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мәрхәмәт – алтыннан кыйммәт

Рамазан аенда - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек аенда Татарстаныбызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның догалар һәм хөтбәләр туплаган китабын карап утырганда, мөселманнарның башкаларны хөрмәт итү сыйфатын тасвирлаган юлларга күзем төште.

Анда Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Бер кеше фәкыйрь вә бурычланган адәмгә дөньялыкта бер җиңеллек эшләсә (булышса яки ярдәм бирсә), Аллаһ ул кешегә дөньяда һәм Ахирәттә җиңеллек бирер", - дип, үзара хөрмәт вә күркәм мөгамәләнең бик әһәмиятле икәнен ассызыклаган.

Менә шушы юлларны укыгач, күптән күңелемдә йөргән фикеремне кәгазь битенә төшерергә булдым. Сүзем - "Саба "Мелиорация" ПМКсы" җәмгыятен 20 елдан бирле җитәкләүче Илдус Ислам улы Талипов турында. Соңгы елларда ул үзенең кешелекле гамәлләре белән күпләрне сөендерде. Рамазан аенда Иләбәр авылы мәчетенә ураза тотучыларны (алар эшләүче ир-атлар арасында да бар), ветераннарны, авыррак тормыш кешеләрен чакырып, Ифтар ашы уздыра башлады. Шушы ук мәчеткә су кертү эшләре дә мелиораторлар тарафыннан башкарылганын кабат искә аласы килә.

Мелиораторларның туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтү дә матур гадәткә керде. Аларга район газетасында котлаулар урнаштырыла, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Ел башында, мәсәлән, Азин күчмә колоннасын ун ел җитәкләп, "Татарстанның атказанган мелиораторы" дигән исемгә лаек булган Зиннур Мифтаховның 70 еллыгы киң җәмәгатьчелек катнашында олылап үткәрелде. Бөтен гомерен шушы коллективка багышлаган Мулланур Әхмәтсафинга да быел 70 яшь тулды. Мөхтәрәм юбилярга әле күптән түгел башкалабызның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган Татарстан мелиорация системасының 90 еллыгына багышланган тантанада катнашырга насыйп булды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Харис Баһаветдинов,

Эзмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев