Кан хәтерен сызам димә...
Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Менә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кешедәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бәгырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.
Катнаш никахларга гомергә каршы булдым. Ике тәрбия, ике төрле дин кешесенең бәхетле гаилә коруына ышанмадым да, ышанмыйм да. Мисалларны кочак-кочак китерә алам. Яшьлектә, сөеп-сөелеп яшәгәндә генә артык каршылыклар килеп чыкмый, ә аннан... Ана сөте белән күңелгә салынган иман чаткысы баш калкыта, канның да үз хәтере бар. Менә шуларны анык белсәм дә, үз улыма сеңдерә алмаганмын бит! Кечкенәдән саф татарча сөйләшеп, әбисенә ияреп догалар укып үскән улым быел институтның соңгы курсында укый. Беркөнне кайтты да, курсташы Светаны яратуы, өйләнергә теләге барлыгын әйтте. Утырып еладым. Балам өзгәләнеп янымда йөри: “әни-әни, борчылма, Света барысы да әниең теләгәнчә булыр диде. Никах та укытырбыз, балаларга да ике телгә дә ятышлы исемнәр куярбыз...” — дип өтәләнә.
Яшьләремне сөрткәләдем дә, улыма бертуган абыем һәм аның хатыны Нина хакында сөйләдем.
Абыем бик яратып өйләнде Нинага. әлбәттә, әти-әниләргә, намазлы-догалы авыл кешеләренә башка милләт-дин вәкиле булган киленне кабул итүе бик авыр булды. И-и, ул әти картның гарьләнүе йөзенә язылган иде! Никах укыттылар. Никах вакытында әткәй түбәтәйле башын бөтенләй күтәрмәде дә бугай. Нинаның икенче исеме Нурия булды. Дөрес, бу исемне без бүтән ишетмәдек тә. Абый һәм аның дүрт туганы белән аралашып яшәгән 30 елда Нина җиңгәбез татарчаны аңлый башласа да, сөйләшергә бик теләмәде. Балалары Артур белән Алина да ана телен якынрак күреп үстеләр. Нинаны начар хатын булды дия алмыйм. Абыйны да, балаларны да бик тәрбияләп яшәде. Төп йортта үткәрелгән Коръән ашларына да күчтәнәчен, хәерен алып кайтып өләшә иде. Абыйның туганнарын да читкә какмады марҗа килен. Фатир алгач, өенә мулла чакыртып, Коръән дә укытты, балаларына да исемне мулла куйды. Артурны сөннәтләргә генә аягын терәп каршы төште.
Ә бер елны абый елый-елый Нинасының яман чир белән авыруын хәбәр итте. Ничек кенә дәвалап карамадылар, тик Нина күзгә күренеп сулды. Табиблар әйткән санаулы көннәр үтеп китте, Нина һаман газап эчендә, көчле дарулар ярдәмендә яшәвен дәвам итте.
Беркөнне абый таң белән чылтыратты: “Нина бик авырайды, нык газаплана, күзенә башка карарлыгым да калмады. Кил әле, сине бик тә хөрмәт итә бит ул. Сине көтеп ятмыймы икән, бигрәк ялварып ишеккә карый бит” — дигәч, җыенып юлга кузгалдым.
Балалары да кайткан, шыр сөяккә калган Нина күзгә ялварып карап ята... Коточкыч авыр күренештән тораташ катып калгандай булсам да, үземне кулга алдым. Җиңгинең сөяк кенә, сап-салкын бармакларын учыма алып: “Нина, балаларны күрдеңме?” — дим. Керфекләрен сизелер-сизелмәс кагып җавап бирде бичара. “Безгә риза-бәхилме, рәнҗетмәдекме сине?” — дим. “Бәхил” дигәнен дә белдерә алды.
Абый: “Күрше әби кереп Ясин сүрәсе дә укыды инде”, — дигәч, Нинаның күзеннән сыңар яше сытылып чыкты. Кинәт кенә тәнемә ниндидер кайнар дулкын китереп бәргәндәй тоелды: “Абый! Бәлки, аңа христиан рухание алып килергә кирәктер, шуңа тыныч күңел белән китә алмыйдыр?!” — дидем. Артур киенеп чыгып та йөгерде. Поп килеп укып киткәч, Нинаның йөзенә иңгән тынычлыкка барыбыз да таң калдык. Балаларга чыгып торырга куштым да, җиңгинең кулыннан тотып: “Нина, син бик яхшы кеше булдың. Абый өчен дә, балалар өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Менә догалы да булдың, бар инде, ял ит”, — дидем. Нина йокы баскан кешедәй күзләрен йомды. Абый, җиңел сулап: “Йоклап китте, бәгырькәем”, — диде. “Юк, абый, бөтенләй китте Нинаң”, — дидем.
Нинаны туган авылына алып кайтып, әти-әнисе белән янәшә җирләдек. Абый бик өзгәләнде инде: “Шулай икебез ике җирдә ятарбызмы инде? Диненнән аерылып яшәүне барыбер кабул итә алмаган икән, минем хакка гына тырышкан икән, бичаракаем”, — дип елады.
...Улым боларны дәшми генә тыңлады да: “Ярар, әни, укуымны бетергәнче ашыкмый торам әле. Мавыгуым гына түгелме икән”, — диде.
Башка милләт-дин вәкиле белән кавыштырмыйча балаларын гомерлеккә бәхетсез итүчеләр хакында да ишеткәнем бар, шулай да улыма да, Света исемле кызга да абый белән Нина язмышын теләмим.
Фәридә сөйләгәннәрне Раушания ШӘЯХМӘТОВА язды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев